Ләйлә зона туры җиңүчесе
Республикабызның Кама Тамагы муниципаль районында «2022 елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве тантанасының иң яхшы алып баручысы» һөнәри осталык республика конкурсының зона этабы узды.
Республиканың сигез районыннан гүзәл затлар жюри игътибарына никахлашу һәм туу турындагы таныклык тапшыру тантаналарының йолаларын тәкъдим итте, үзләренең һөнәри талантын, осталыгын күрсәтте.
Зона бәйгесенең финалында Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге баш белгече Ләйлә Хәбирова җиңү яулады. Яшел Үзән ЗАГС хезмәткәрләре һөнәри осталык республика конкурсында призлы урыннарны беренче ел гына яуламый: 2011 ел - өченче урын, 2017 елда икенче урын алганнар иде. Ләйләгә декабрьдә узачак республика этабында уңышлар телибез. Җиңүегез белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев