Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кызлар, сезгә районыбызда шундый матур татарча гәҗит чыгарганыгыз өчен рәхмәт әйтергә шалтыратам!»

Һәр яңа номерын кулга алган саен шатланам, һәрберегезне күз алдыма китереп, хезмәтегез өчен рәхмәт укыйм.

«Яшел Үзән»не яшәтергә тырышыгыз инде шулай, яме, бетмәсен, районыбызда татарлар барлыгын белгертеп торучы иң беренче нәрсә – шушы гәҗит дип уйлыйм мин. Язылу чоры башлангач күрше карчыкларын да аптыратып бетерәм, язылдыгызмы әле, дип. Бәясе бер тапкыр чыгарып бирер­гә кыйммәтрәк тоелса да, көн иткәндә аның кадәр сизелми ул, барыбер юк-барга күп түгәбез акчаны. Җыеп барам, кайбер язмаларны кабат алып укыйм. Бик яратам сезне, исән-сау булыгыз!

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.

Редакциядән: иренмичә редакция номерын җыеп, шундый матур сүзләрегезне җиткергән, газетабызны яратып укыган һәм язылган өчен үзегезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын. Мондый шалтыратулар безнең күңелебезне үстерә һәм хезмәтебезнең бушка түгеллеген дәлилли, каршылыкларга, авырлыкларга карамый алга барырга көч бирә. Шулай бердәм булып яшик, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев