Квадроцикл белән җиңел машина бәрелү нәтиҗәсендә бала гомере өзелгән
Сокуры бистәсенең Горький урамында коточкыч фаҗига килеп чыккан.
Биредә квадроциклга утырган бер баланың гомере өзелгән. Кадрлардан күренгәнчә, ике бала юлда ята. Читтәрәк, юл кырыенда, сары төстәге квадроцикл, дип яза «KazanFirst».
12 июль көнне Сокуры бистәсенең Горький урамында коточкыч юл фаҗигасе булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, квадроциклда ике бала кырый юлдан төп юлга чыкканда «Киа» машинасына килеп бәрелгән. Бер малай һәлак булган, икенчесе нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.
Фото: социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев