Күрше төбәкнең мәдәният министры авариягә эләккән
Яшәеш

Күрше төбәкнең мәдәният министры авариягә эләккән

Мордовиянең мәдәният министры Светланг Баулина М-5 юлында авариягә юлыккан.

Mash телеграм-каналы хәбәренә караганда, аның хәле – уртача. Йөртүчесе һәлак булган. Түрәнең хезмәт урыныннан бирелгән “Шкода” машинасында командировкадан – Рязань шәһәреннән кайтышы булган. Юлдан барганда, ниндидер сәбәптән машинасы “чыгымчылап”, фурага килеп бәрелгән. Йөртүче шундук җан биргән, министр үзе Саранск хастаханәсенә озатылган.

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев