«Куркынычсыз тәгәрмәч-2021»
Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, урамда һәм юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен пропагандалау һәм аларны яшь инспекторлар отрядларына җәлеп итү максатыннан, 21 апрельдә Яшел Үзән иҗат үзәгендә «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021» юл хәрәкәте яшь инспекторлары конкурсы үткәрелде. Анда шәһәр һәм районның 25 мәктәбеннән яшь инс пекторлар командалары катнашты.
Катнашучылар «Юл хәрәкәте кагый дәләрен белүчеләр» этабында видеопроектор һәм махсус экран ярдәмендә транспорт чараларының юл чатларында йөрү чираты буенча белемнәрен күрсәтте.
Икенче этапта командаларга беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү буенча теоретик биремне үтәргә туры килде. Конкурсантлар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап бирде.
«Велосипедта фигуралы йөрү» һәм «Автошәһәрчек» станцияләрендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» катнашучылары велосипед белән идарә итү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү күнекмәләрен күрсәтте.
Шулай ук агитбригадалар конкурсы үткәрелде.
«Куркынычсыз тәгәрмәч-2021» конкурс-бәйгесендә 14нче лицей командасы берсүзсез җиңүгә лаек булды. Ул 11 майда Казан шәһәрендә узачак яшь инспекторларның зона конкурсында катнашачак. 2нче урынны 9нчы лицей яулады, ә мактау пьедесталында Татар Танае урта мәктәбе командасы 3нче урында торды.
Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык призлар да «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ тарафыннан әзерләнде.
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы катнашучыларга да, оештыХИДИручыларга да бай эчтәлекле булуы, оешканлыгы, яхшы кәеф бирүе белән истә калды.
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алды, яңа дуслар тапты, юл иминлеге буенча белемнәрен ныгытты. Ел саен бу конкурс катнашучыларда онытылмас тәэсирләр калдыра. Хәзер бу балалар юлларда кагыйдә бозмаячак, аны алар бик яхшы белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев