«Подъездда эт исеннән сулап булмый!» Яшел Үзәнле күрше фатир хуҗаларыннан зарлана
Безнең йортта берәүләр фатирында эт асрый, әле ике иде, хәзер берсе генә калды. Шуннан ни булган инде, андыйлар хәзер адым саен, диярсез...
Шулай, этләр бүгенге көндә кешеләргә караганда да кадерлерәк бугай. Эшем юк, хет бишне асрасыннар. Тик алар урамга чыгып кергәч, подъездда сулап булмый. Өйдә ничек яшиләр икән дип, аптырыйбыз инде. Үз йортың белән яшәүчеләргә йорт хайваннарын тотарга ярый. Тик күп фатирлы йортларда эт асраучыларга шаккатам.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев