Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын күрсәтүдә үзгәрешләр кертелде

Россиядә күп балалы булып, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә санала.

Аларга ярдәм чаралары өлкән бала 18 яшькә яки көндезге белем алу шарты белән 23 яшькә җиткәнче күрсәтелә.

РФ Президентының 2024 елның 12 апрелендәге 63нче номерлы Указын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы законына үзгәрешләр кертелде.
Татарстанда мондый гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирелә.

Хәзер күп балалы гаилә таныклыгы бетерелде һәм аның статусын билгеләү тәртибе расланды. Моның өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда шушы статусны билгеләү турында карар кабул ителәчәк.

Бу яңалык 2024 елның 23 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Күрсәтелгән датага күп балалы гаиләләргә каралган социаль ярдәм чараларын алу өчен нигезләре булган гражданнар, бу елның гыйнварыннан яңадан исәпләп, түләүләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев