#күңелемдәгесенәйтәм
Телевизордан бөтен тәнен – башыннан алып аягына кадәр татуировка белән тутырган бер адәмне реклама итеп күрсәтәләр.
Һәм ул әйткәннәрдән йөрәкләр чымырдап куя: «Рак ны дәвалап була, ә татуировканы – юк!» – ди. Бу нәрсәне аңлата микән соң?
Тәнеңне мәсхәрәләүне рекламалау, пропагандалау түгелме! Кая соң монда тәрбия. Япь-яшь кызларның, егетләрнең тәнендәге рәсемнәрне күреп тә шаккатасың. Күкрәкләреннән әллә нинди елан-хәшәрәтләр шуышу дисеңме, әллә ниткән мыскыллы сүзләр язумы, җәй көннәрендә шуларны күргәч чәчләр үрә тора.
Элек андый татуировкалар белән төрмәдән генә кайталар иде. Бик каты эчем пошканга сезгә шалтыратам, җен ачуларым килә. Хәтта менә сөйләгәндә дә тынычлана алмыйм.
Шул рекламаны дәүләт телевидениесеннән ничек булса да алдыртырга иде.
Акча түләп бирәләрдер әле аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев