Коточкыч: Карамалы Тауда олы яшьтәге ир һәм хатын-кызны кыйнаганнар
19 – 25 августта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 944 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 564е – шәһәрдән, 38е районнан булган. 323 кешене госпитализацияләгәннәр: 218е – шәһәрдән, 105е – районнан.
Карамалы Тауның Беренче Май урамында кулбашындагы тән җәрәхәте белән, 3нче дәрәҗәдәге геморрагик шок хәлендә бер хатын-кыз табылган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Октябрьский бистәсенең Новая урамында билгесез кешеләр кыйнаудан җәрәхәтләнгән 75 яшьлек иргә һәм 71 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Бәчек авылының Г.Тукай урамында билгеле кешеләр кыйнаган, баш мие селкенгән, аягы җәрәхәтләнгән 43 яшьлек һәм кулбаш сөяге сынган, баш мие селкенгән 51 яшьлек ир-атлар янына чакыру алынган. Аларны травматология бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев