Көтеп алган җәебез
Кәләш кияү көткән сыман, без җәйләрне көтәбез...
Кәләш кияү көткән сыман,
Без җәйләрне көтәбез.
Җәй җиткәчтен күңелләрдә
Үзгәрә хисләребез.
Бакчада җимеш агачы
Башта ак күлмәк кия.
Ак күлмәген салу белән,
Яшеллеккә төренә.
Җәй айларын һәрбер кеше
Үзенчә көтеп ала.
Кемдер ял итәргә бара,
Кемдер авылга чаба.
Әби белән бабайлар да
Җәйне көтеп алалар.
Кыш буена җәй җылысын
Сагыналар бит алар.
Җирдә яшәүнең мәгънәсе
Шундый үзенчәлекле,
Җәй айлары да бик гүзәл,
Табигать тә бизәкле.
Раббым биргән бизәкләрдән
Без сихәт ала белик.
Ә үзебез һәркемгә дә
Яхшылык кына телик.
Зекер әйтеп яшик әле
Аллаһның барлыгына.
Һәркайсыбыз да ышаныйк
Раббының берлегенә.
Люция Зиннәтуллина.
Яшел Үзән
Рания Тәҗиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев