Косякау һәм Бишнә авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән
Модульле ФАПлар «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проектының беренчел боҗрасын модернизацияләү программасы буенча барлыкка килгән.
Хәзер медицина пунктлары тулысынча төзелеп беткән. Төзелешләрдә эчке эшләр алып барыла. Алга таба территорияне төзекләндерү күз алдында тотыла.
Бишнәдә ФАПна биш торак пунктының 700дән артык кешесе беркетелгән. Хәзерге вакытта медицина пункты бинаны авыл хакимияте белән бүлешә. ФАПын кулланышка керткәннән соң, җирле фельдшер авыруларны заманча һәм төзекләндерелгән бинада кабул итәчәк.
Косякауда медпункт 1974 елда төзелгән агач йортта урнашкан. Бу ФАПна 200дән артык кеше яшәүче дүрт авыл халкы беркетелгән.
Пунктларны ачу агымдагы елның ахырына кадәр планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев