Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коръән яндыруда гаепләнгән ир-ат хөкем ителгән

Хәзер ул башка җинаятьтә – дәүләткә хыянәттә дә гаепләнә.

Волгоград суды 2023 елның маенда Коръән яндырган Никита Журавельны, дәүләткә хыянәттә гаепләп, 13,5 елга кырыс режимлы колониягә хөкем итте.

Гаепләү ягы фикеренчә, Никита Журавель Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча, Коръәнне яндыра һәм 10 мең сум акча ала. Ул кулга алынганнан соң Чечняга җибәрелде, февраль аенда Грозный суды аны диндәге кешеләрне кимсеткән гамәлләр кылган өчен 3,5 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем итте. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров төшергән видеода аның улы – 15 яшьлек Адам Журавельны кыйный.

Хәзер ул башка җинаятьтә – дәүләткә хыянәттә дә гаепләнә. Хөкем карарында Никита Журавель үзе Украина махсус хезмәтләренә хезмәттәшлек тәкъдим иткән, Россия хәрби техникасы ташыган тимер юлларны видеога төшереп җибәргән, диелә. Коръән яндырган өчен хөкем ителгәнен исәпкә алганда, Никита Журавель кимендә 14 ел рәшәткә артында утырачак, дип хәбәр ителә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев