Көпә-көндез кеше гомерен эт талап өзсен инде!
Этләрнең кешеләргә караганда кадерлерәк булуын беләбез инде. Тик республикабызны тетрәндергән очрак җитәкчеләрне халыкны яклый торган уңай закон кабул итәргә этәрер дип ышанасы килә.
XXI гасырда яшибез, көпә-көндез кеше гомерен эт талап өзсен инде! Башка сыймаслык хәл бит бу! Мондый очраклар тагын кабатланмас дип, кем гарантия бирә ала. Ул зоосакчылар нинди генә хәл булса да, хайванны яклый бирә. Менә шуларның якыннарына, балаларына кагылса, тәүбә-тәүбә, ничек сайрарлар иде икән?! Нәрсә дисәгез дә, болай яшәп булмый, җәмәгать, нинди дә булса чарасын, һичшиксез, күрергә кирәк. Югарыдагыларның башларына зиһен, төгәл акыл бир, дип теләргә генә кала. Аннан, дүрт аяклы дусларын бәйдән ычкындырырга яратучы хуҗалар да бераз уйлансын иде.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев