Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Контрольдә тотучы кем? (сорау-җавап)

Туристлык хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокуклары үтәлешен дәүләт хакимиятенең нинди органы контрольдә тота? Шикаятьне кемгә язарга?

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1852нче номерлы карары белән расланган турист­лык продуктын сату буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең 28нче пункты нигезендә, әлеге кагыйдәләрнең үтәлешенә контроль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (һәм аның территориаль органнары) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Шикаять ничә көндә карала?

Туроператор кулланучының туристлык продукты сыйфатына дәгъвасын нинди срокларда карарга тиеш?

Туристлык продуктын сату буенча хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең 24нче пункты нигезендә язма рәвештә туристлык продукты сыйфатына карата белдерелгән дәгъвалар, аның алынган көненнән алып 10 көн эчендә каралырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев