К.Маркс урамында бер ир-ат дустын «чишендергән»
Төнлә, беркетелгән маршрут буенча патруль торганда, Росгвардиянең ведомстводан тыш сак наряды К.Маркс урамындагы юл кырыенда бер иргә игътибар итә. Алар бу кешенең ярдәмгә мохтаҗ түгелме икәнлеген белешә.
Ачыкланганча, барда утырганда бу ир-аттан әле генә танышы кесә телефонын урлап качкан.
Росгвардиячеләр кичекмәстән шәһәр урамнарын тикшерә башлый. Татарстан урамындагы йорт яныннан узганда, патруль хезмәткәрләре урлаучыга охшаш шикле кешене күреп ала. Хокук сакчылары белән әңгәмә барышында ир-ат кылган гамәлен таный. Тоткарланган 29 яшьлек яшел үзәнле алга таба тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырыла.
Хәзерге вакытта шикләнелүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсендә («Урлау») каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев