Китапханә лабиринтлары буйлап
Яшәеш

Китапханә лабиринтлары буйлап

Яшел Үзән үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре 4 нче мәктәп һәм 14 нче лицей укучылары өчен квест үткәрде.

Уенның асылы – укучыларны, беренче карашка гына бик гади булып күренгән, китапханәче эше белән таныштыру.

Балалар абонементта һәм уку залында эшләделәр: яңа укучыларга формулярлар тутырдылар, каталогларда китаплар эзләделәр һәм бирелгән тема буенча китаплар сайладылар.

Шулай ук, ике команда да яраткан китапларын тәкъдир итү чыгышы ясады.


Нет комментариев