Кибеттән алган ике кишер белән ерак китеп булмый!
Быел кишерне, юләр әйтмешли, өч тапкыр чәчтем.
Чүт тишелеп киләләр бугай. Нинди генә орлык алып карамадым, кыйммәтлесен дә, арзанлысын да. Ул орлыкларны әллә махсус шулай эшлиләрме икән, начар тишелсен, күбрәк сатып алсыннар дип. Аптыраш инде менә, бүген кишер түтәлен кырыйдан карап торсаң, кызык: урыны-урыны белән апрель ахырында чәчкәне бер карышлы, кайберләре борын төртеп килә. Ачуымнан бөтенләй кул селтәмәкче идем дә, ну үзең үстергәнгә тормый бит. Кибеттән алган ике кишер белән ерак китеп булмый.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев