Кибет киштәләрендәге ризыкның, курыкмыйча алып ашарлыгы бармы соң?
Хәзер интернеттагы мәгълүматка күз салсаң, берни ашарга ярамый.
Сөт ризыклары ясалма, пластик савыттагы көнбагыш мае зыянлы, сыр-колбасалар натураль түгел, тавык күпертелгән, яшелчә-җиләк-җимешкә ашлама сибелгән. Әйе, гомумән яшәү зыянлы, һавасын сулау да. Ярый әле яшелчәләрне бакчада үстерәбез, бөтенләй агуланып үләрлек, дип уйларсың. Аллаһка тапшырган инде, кызлар, күпме гомер язылгандыр. Менә шулай, кибет киштәләре ризыктан сыгылып тора, курыкмыйча алып ашарлыгы бармы соң, дигән сорау гына туа.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев