Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кешегә ничә дус кирәк?

Укучы остаз янына килгән дә: – Әйтегез әле, кешенең никадәр дусты булыр­га тиеш – берме яки күпме?

– Моны аңлатуы бик җиңел, – дигән остаз, – миңа әнә теге алмагачның иң очында үскән кызыл алманы өзеп бир.
Шәкерт башын артка ташлап, алманы караган да:
– Ул бит бик тә биектә, аңа буй җитәрлек түгел! – дигән.
– Дустыңны чакыр, ул сиңа ярдәм итсен.
Шәкерт тагын бер шәкертне чакырган һәм аның җилкәләренә менеп баскан.

– Минем барыбер буем җитми, остазым! – дигән күңеле төшкән шәкерт.
– Синең башка дусларың юкмыни? – дип көлгән остаз.
Шәкерт тагын дусларын чакырган. Алар «ух-пух» килеп, бер-беренең җилкәләренә һәм аркаларына басып, тере пирамида ясарга маташкан. Әмма теге алма артык биектә эленеп торган, барыбер өзә алмаганнар, пирамида «ишелгән».

Остаз шәкертне янына чакырган:
– Йә, аңладыңмы инде кешегә никадәр дус кирәген?
– Аңладым, остазым, – дигән шәкерт, пирамидадан егылганда бәрелгән билен уып, – бергәләшеп теләсә нинди мәсьәләне хәл итеп булсын өчен – бик күп кирәк.
– Әйее, – дип җавап биргән остаз, күңелсезләнеп башын чайкап, – әлеге гимнастлар төркемендә бас­кыч алып килергә башы җитәрлек, һичьюгы, бер кеше табылсын өчен, чынлап та дуслар күп кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев