Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Кеше приюты» вөҗдансыз халыкка түләүсез кафега әйләнгән

Бәлки минем белән ризалашмаган кешеләр дә булыр, әмма үз фикеремне әйтәсем килде.

Татарстан урамыннан узган саен, шул ук бер балык башы, дип уйлап куям. Мөселман кардәшләребез «Кеше приюты» пунктын ачты – акчалары булмаган, авыр хәлдә калган кешеләр өчен эшли әлеге пункт. Соң, мин анда утыз меңгә якын пенсия алучы танышларымны да күрәм бит. Ничек инде син шул хәтле акча ала торып, оялмыйча, бесплат ашап йөрисең, дигән сорау туа миндә. Әле алай гына да түгел, шул ук апалар: «Акчаларын кая тыгарга белмәгән кешеләр ачты ич аны, ник алмаска ди аларның ризыкларын», – дип әйтүләре мине бөтенләй шок хәлендә калдыра. Үзең эшләп ал да, чит кешеләргә өлеш бүлеп чыгар әле, бәлки шунда аңларсың! Савап эшлим, кешеләргә ярдәм итим, дип ачылган приют менә шундый вөҗдансыз халыкка түләүсез кафега әйләнгәне бик күңелемә тиде, кызлар. Бәлки минем белән ризалашмаган кешеләр дә булыр, әмма үз фикеремне әйтәсем килде.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

 

Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.

Фото: bezformata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев