Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кемнәргә нинди түләүләр каралган?

Яраланганда һәм инвалидлык алганда, һәлак булган геройлар гаиләләренә кагылышлы мәгълүмат.

Татарстан Республикасы 31 июльгә кадәр махсус хәрби операциягә контракт төзеп китүчеләргә түләүләрне арттырган иде. Аларга бер тапкыр 505 000 сум бирелә. Бөтен төрле түләүләр белән аның суммасы бер миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Бервакытлы, даими нигездәге түләүләр хакында без узган саннарда яздык. Бу юлы яраланганда һәм инвалидлык алганда, һәлак булган геройлар гаиләләренә кагылышлылары турында мәгълүмат бирәбез.

Яраланганда һәм инвалидлык алганда

  • Контузия һәм яралану очрагында – 300 000 сумнан.
  • Инвалидлык дәрәҗәсенә бәйле иминият түләүләре – 1 500 000 сумга кадәр.
  • Хәрби хәрәкәтләр инвалидларына ай саен түләү – 22 000 сумга кадәр.
  • Түләүсез комплекслы медицина хезмәте.
  • Инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия.
  • Хәрби хәрәкәтләр инвалидларына социаль хезмәт күрсәтү.

Һәлак булган геройлар гаиләләренә

  • Страховка буенча гаиләгә түләү – 12 400 000 сум.
  • МХОда катнашканда һәлак булучы гаиләсенә бервакытлы түләү – 2 000 000 сум.
  • Хәрби хәрәкәтләрнең һәлак булган ветераннары гаиләләренә айлык түләү – 2 283 сум.
  • Һәлак булган Россия Геройлары гаиләләренә ай саен түләү – 89 675 сум.
  • Хәрби зиратта җирләүгә хокук.
  • Җирләү чыгымнарын каплауга түләү.
  • Бурычларны, шул исәптән торак-коммуналь түләүләр бурычларын юкка чыгару.
  • Шәхси йортны ремонтлау чыгымнарын түләү.

Яклау чаралары турында төгәлрәк:

  • Контракт буенча хезмәт сораулары буенча кайнар линиянең бердәм телефоны: 8(800) 222-59-00
  • «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге: 8(843)299-17-71
  • Россия, Татарстан Республикасы, Казан, Воровский урамы, 25нче йорт (Төньяк вокзал мет­ро станциясе янында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев