Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Яшел Үзән табибларының эшен бәяләде
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч ярдәм буенча белгече Фәрит Галәветдинов ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин йөкләмәсен үти һәм республиканың ашыгыч ярдәм станцияләрендә планлы тикшерү үткәрә. Кичә ул Яшел Үзәндә булды.

Тикшерү расланган чек-бит буенча үткәрелде. Фәрит Шәрифович безнең белгечләрнең эшен оештыру белән танышты, станцияне медикаментлар һәм җиһазлар белән тәэмин итүне бәяләде, норматив документлар белән танышты.
Нәтиҗәдә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм станциясе сәламәтлек саклау министрлыгы белгече тарафыннан югары бәя алды.
ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев