Казанда янгын нәтиҗәсендә Дары заводы конструкциясенең бер өлеше ишелгән
Яшәеш

Казанда янгын нәтиҗәсендә Дары заводы конструкциясенең бер өлеше ишелгән

Сәбәп техноген характер йөртә. Зыян күрүчеләр бар.

"Сәбәп техноген характер йөртә. Зыян күрүчеләр бар. Барлык хезмәтләр тиз арада вакыйга урынына килде. Зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Заводның технологик процессы туктатылмаган. Хәзерге вакытта кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, - дип хәбәр итәләр Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә.

Төрле дәрәҗәдәге авырлыктагы ике зыян күрүче Казандагы республика клиник хастаханәсенә һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә госпитализацияләнгән.

@tatmedia


Нет комментариев