Казанда ФСС хезмәткәрләренә хөкем чыгарылды
Казанның Вахитов районы суды мошенниклыкта гаепләнгән Социаль фонд хезмәткәрләренә хөкем карары чыгарган.
Тикшерү версиясе буенча, ике гаепләнүче — Илмира Сәетова һәм Айдар Йосыпов, шулай ук аларның җиде җинаятьтәше җинаять төркеме оештырган һәм вакытлыча хезмәт сәләтлелеген югалту буенча пособиеларны законсыз рәвештә рәсмиләштергән. Аларның гамәлләре нәтиҗәсендә 81 млн сумнан артык зыян салынган.
Гаепләнүчеләр гаепле дип табылды. Суд аларга түбәндәге иректән мәхрүм итү срокларын билгеләде:
Илмира Сәетова — 3 ел;
Людмила Ильинага — 4 ел;
Вера Санниковага — 3,5 ел;
Максим Киселевка — 3,5 ел;
Адилә Рәхмәтуллинага — 3,5 ел;
Роберт Шәвәлиевка — 3 ел;
Илгиз Мамадҗановка — 4,5 ел;
Тимур Дәүләтбаевка — 5 ел;
Айдар Йосыповка — 6 ел.
Тагын бер гаепләнүче, Арслан Мөхәммәтшин, эзләүгә игълан ителгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев