Казан онкологлары Яшел Үзәндә яши торган хатын-кызга 3D-печать аша теш казнасы урнаштырган
Казанда Яшел Үзән пешекчесе Екатерина Баязитова өчен яңа теш казнасы урнаштыру буенча операция үткәрелгән.
Хатын-кыз табибларга авызында үскән яман шеш белән мөрәҗәгать итә. Тикшерү вакытында шешне, битнең шактый өлешен, теш казнасын һәм тешләрне кертеп, алу кирәклеге ачыклана.
Республика онкология диспансеры хирурглары шешне алып, титан, Екатеринаның үз сөякләрен һәм тиресен кулланып, казналыкны торгыза. Яңа теш казнасы булдыру өчен 3D-печать кулланыла.
Хәзерге вакытта Екатерина гадәти тормыш алып бара. Киләчәктә хатын-кызга тешләрне торгызу һәм битнең симметриясен кайтару буенча операцияләр үткәрәчәкләр.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев