Кая тәгәри дөньясы? Гүзәл затларыбызның күбесенең кулында агу
Көн саен эшкә икмәк, башка ризыклар пешереп сатучы пекарня аша йөрим. Һәм гел каршыма шунда эшләүче хатын-кызларның тәмәке тартып торулары очрый.
Автобус тукталышының утыргычына җәелгәннәр, берәүдә дә гамнәре юк. Камыр ризыклары пешерүче ханымнарның тәмәке көйрәтүләре әллә ничек, күңелгә ятмый. Шуңа күрә, ризыклары да ах итәрлек түгел, сатып алучылар да аз. Юл буе каршыма тәмәке тарткан ник бер ир заты очрасын! Гүзәл затларыбызның күбесенең кулында шул агу. Нинди галәмәт бу?! Сүзем юк…
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев