Каһәр суккан кортны ничек тә җиңеп булмый!
Бәрәңге утыртып, тишелә башлагач, җан тынычлыгы бетә авыл кешесенең.
Әллә нинди технологияләр заманында яшибез, ә шул колорадо кортын үтерә торган нормальный дару уйлап таба алмыйлар. Ул кибеттәге препаратларны әйтмәгез дә, ничә төрлесен алып карадык, тамчы да файдасы юк. Ничә сипкәнбездер, санын да хәтерләмим. Аннан, агулап утыртучылар да зарлана бит әле. Орлыгын да, яфрагын да агулагач, нинди файдалы ризык була инде ул, йә!
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
«Колорада җиләге»
Кемдер җир җиләккә йөри,
Йөрсен, булгач теләге.
Безнең бакчабызда уңган
"Колорадо җиләге".
Кызарыплар пешкән инде -
Кагып кына җыясы,
Ике көннән кабат чыгып
Чиләгеңә коясың.
Эссегә дә ул бирешми,
Суыгы да “нипачум”.
Кеше дә хәзер тиргәшми,
Онтылды кайнар ачу.
Бәрәңге бакчаларында
Бу “җиләкләргә” почет
Билең бөгеп баш иясең,
Чиләктә ята отчет...
Мал-туарың булмады исә
Бәрәңге күпме кирәк?
Кул селтә дә, болынга кит,
Көтә каен-җир җиләк.
Җиләк-җимеш компотка шәп,
Кайнатмага да ярый.
Тик ашказан, ачыкканда,
Бәрәңгелесен сорый.
Тәмле инде ул, һичшиксез
Каен-җиләк күмәче,
Әммә тамакны туйдыра
Бәрәңге пәрәмәче.
Беләдер һәркем, бәрәңге -
Табыныбызның яме
Бәрәңгегә кул селтәмәң,
Кадерен белең, яме!
Ильмира Амирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев