Юлда барганда Марат Яруллин белән күңелсез һәл булган
Җәлилгә барып җитә алмам төсле тоелган иде. Юлда барганда күңелсез хәл булды.
Иртәрәк юлга чыктым, ашыкмыйча гына барырга диеп, ярты юлда машинаның «аварийкалары» кабына һәм «сигнализация» кычкыра башлады. Туктап, бу хатаны төзәтергә кирәклеген аңладым. Миңа кирәкле борылышка 100 м калгач, машина үзеннән үзе сүнә һәм кабынмый. Артымда «пробка» ясалды. Машинадан чыккач ишекләр бикләнде, ә ачкыч эчтә калды.
Күз алдыгызга китерегез, мин машина белән юл уртасында, артымда күпме машина җыелды «пробка». Машина кычкыра, ачкыч юк, телефон җүнләп тотмый, машинаны урыныннан кузгалтып булмый, аны күтәрерлек эвакуатор Казаннан 3 сәгатьтән генә килеп җитә ала. Минем ике генә юлым бар иде, 3 сәгать эвакуатор көтергә һәм Җәлигә соңга калу, яисә машинаның тәрәзәсен ватарга. Мин әлбәттә 2нче юлны сайладым. Алай да моңа бик күп вакыт үтте. Машинаны кырыйга чыгарып «ошибканы» бетердек. Яхшы кешеләр дә бар бу дөньяда, юлда туктап ярдәм иткән Линарга рәхмәт.
Җәлилгә, чыгышыма 15 минут кала барып җиттем, тиз генә киенеп чыгыш ясадым. Юлда барганда бик каты борчылдым, алай да берни дә юкка гына булмый. Бу барысы да чүп, Аллаһка шөкер мин исән-сау. Бәлкем шулай мине Аллаһы тәгалә саклап калгандыр, – дип яза җырчы.
Телеграм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев