Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 5 яшьлек бала зыян күргән
Узган атнада 143 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
25ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр зыян күргән 2 очрак булган. 9 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Яшел Үзәннең Төзүчеләр проспектында «Лада Калина» автомобилен йөртүче, юл-транспорт кагыйдәсенең 14.1нче пуктын бозып, юлдан чыгып барган җәяүлегә өстенлек бирмәгән. Бәрдерелгән 62 яшьлек хатын-кыз күп санлы бәрелүләр алган, аягы сынган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 116 км + 750 м чакрымында «Хендай Грета» автомобилен йөртүче 76 яшьлек ир, «Юл бир!» билгесе таләпләрен үтәмәве аркасында, «Киа Сид» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, 34 яшьлек пассажир хатын-кыз һәм 5 яшьлек бала зыян күргән. Аларны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев