Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Йөкле хатын-кыз машинада бала тапкан

Казан шәһәрендә яшәүче Виктория Абызова бала тудыру йортына барганда, машинада бәби тапкан.

7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Виктория йөклелекнең 39нчы атнасында булган һәм 3 февраль иртәсендә тулгак башлануын сизгән. Бала табу башлануы аңлашылгач, Виктория ире Евгений белән үз машиналарында бала тудыру йортына юл тоткан.

Хастаханәгә якынлашканда хатынның сулары киткән. Килеп туктагач, Евгений табиблар янына йөгереп кереп, хатынының бала табуы турында хәбәр иткән һәм кабат машинага килгән. Бу вакытта инде сабыйның башы күренә башлаган, ә бала тугач, әти кеше яңа туган нарасыйны пелёнкага төргән.

«Аннары каталка, ашыгыч операция бүлмәсе, кендек бавын кисү, соңгылык чыгару, җөйләр салу. Һәм, әлбәттә, сабыйның сәламәтлеген тикшерү», — дип сөйләделәр хастаханә матбугат хезмәтендә.

Малайга Дима дип исем кушканнар. Табиблар әйтүенчә, бала табу уңышлы тәмамланган.

Видео: Татар-информ

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев