Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Бәдретдинованы төркемендәге егетләр сәхнәдә чишендергән

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Күрсәтәсем килә» дип исемләнгән программасыннан өзекләр куя башлады.

Аларны карап күрәсе килүчеләр саны да арта, «тизрәк күрәсе килә» дип түземсезләнүчеләр дә күбәйгәннән-күбәя.

Былтыргы программада җырчы ут сүнгән арада күлмәген алыштырса, бу юлы утны сүндереп тормаганнар. Җырчы «Океан» җырын башкарганда, төркемендәге егетләр башта перчаткаларын, алкасын, баш киемен салдырып ала. Иң ахырдан Джо җырчының муеныннан, биленнән назлы сыпырып, күлмәген тартып төшерә. Илсөя яңа образда кала.

Комментарийларда сәхнәдәше Данир Сабиров үзенең сукыр булмавына, бу хәлне күрә алуына куануы турында яза. Алмаз Мирзаянов бу юлы җырчының утны сүндермәгәнен искәрткән.

«Синнән ни көтәргә белмәссең… «Ут» булган», – дип язган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан.

«Җырчының һәр номеры фильмга тиң», – дип белдерә халык.

Илсөя Бәдретдинованы хәтта «примадонна» дип тә язганнар. «Алай димәгез әле. Ул – бик зур исем», – дип җавап язган җырчы.

«Бик дөрес сүз, сез лаеклы», «100 процент килешәм», «Бигрәк эсселе-суыклы итә торган булган бу, әй», «Ут-хатын», «Текә» артист, шаккатыра беләсез», «Татарстанның һәм Россиянең башка җырчыларында мондый сәхнә костюмнары юк. Барлык нечкәлекләре уйланылган. Бу – профессиональлек. Җырны башкаруы һәм аларны сайлавы турында ни әйтергә дә белмим. Сулыш алмыйча тыңлыйм», – дип үсендергәннәр җырчыны.

«Джо «наглый» икән», «Төркемгә килде генә, инде чишендерә дә», – дигән комментарий да бар.

«Джо «наглый» икән», «Төркемгә килде генә, инде чишендерә дә», – дигән комментарий да бар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев