Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике атна элек әтием мәңгелеккә күчте. Ә кичә төш күрдем: ул минем яныма килеп, кара җир сорады. Бу төшне ничек юрап була? Бәлки аның каберендә туфракны алмаштырыргадыр?

Сорауга җавапны, шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

– Хәдистә болай дип әйтелә: «Төш өч төрле була: Аллаһтан килгән төш, шайтаннан килеп, борчылу тудырган төш һәм кешенең уяу булганда уйлап йөргәннәрен йоклаганда күрүе».

Төшләр – яшерен һәм бик нечкә. Мондый төш турында беркемгә дә сөйләргә һәм аңа зур әһәмият бирергә ярамый. Шулай ук аларны үзеңә дә аңларга, юрарга тырышыр­га кирәкми. Мондый төш күргәч, Аллаһтан үзегезне шайтаннан яклавын, гөнаһларны кичерүен һәм тормышта иминлек бирүен сорарга кирәк. Шуннан соң мәрхүм өчен дога кылып, Аллаһ Тәгаләдән аның гөнаһларын кичерүен, кабердәге халәтен җиңеләйтүен, игелекле эшләр өчен савапларын арттыруын һ.б. сорагыз. Җирне алыштырырга кирәкми. Сезнең әтиегез догага мохтаҗ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев