Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Июль аена халык сынамышлары белән танышып китик

Июль эссе булса, декабрь салкын булачак.

Һава торышы буенча билгеләр:

  • Июль иртәсендә томан су өстенә җәелсә, һава торышы яхшы булачак.
  • Күк озак итеп күкрәсә – һава торышы бозыла, өзек-өзек күкрәсә – көн ачыла.
  • Төньяктан көньякка таба җете кызыл төстәге салават күпере – һава торышы бозылуга.
  • Иртән чык булмаса – төнлә яңгыр явар.
  • Июль иртәсендә бераз яңгыр яуса, көндез яхшы һава урнашачак.
  • Табигать күзәтүләре буенча билгеләр:
  • Июльдә билчән күп булса – салкын кышны көтегез, кузгалак күп булса – җылы кышка.
  • Лилия иртән чак кына су өстеннән күтәрелсә – яңгырга.
  • Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа пәрәвез ясаса – һава торышы яхшы булачак.
  • Карлыгачлар канатлары белән су өстенә кагылып очса — яңгырга.
  • Каргалар күккә күтәрелсә – һава торышы бозыла.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев