Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Озаттык...

20 июньдә Яшел Үзәннең хәрби комиссариатыннан алтынчы төркем 25 егетне армия хезмәтен үтәү өчен хәрби частьларга озаттылар.

ТР Яшел Үзән шәһәре һәм районы хәрби комиссариаты җитәкчесе, хәрби комиссар Илшат Паймурзин булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, егетләргә Ватан алдындагы изге бурычларын лаеклы, намуслы итеп үтәүләрен өндәде.

«Яшел үзәнлеләр, сезнең белән горурланырлык булсын, илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш», – дип ассызыклады комиссар.

Яшел Үзән районында 2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр барлыгы 160ка якын егет хәрби хезмәткә чакырылган.

Озату чарасында минем төп игътибарымны исә, егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары җәлеп итте. Аналарның сагыш, борчу тулы карашлары җанымны әрнетеп, телгәләде. Әйе, әлеге халәтне уллары гына булган әниләр аңлыйдыр шул: 9 ай буе карыныңда йөрткән йөрәк парәңнең үсеп җитеп ир-егеткә әйләнгәненә ышанасы, ерак чит җирләргә балаңны чыгарып җибәрәсе килми. Биг­рәк тә хәзерге заманда илебездә махсус хәрби операция барганда... Әмма, дәүләт кануннары безнең теләкләребезгә буйсынмый шул, егетләрнең Ватан алдындагы бурычларын үтәп, чын ир-егет булып кайтасылары бар...
Булачак солдатлар, бер-бер артлы тезелешеп, комиссариат ишегалдыннан эчкә атлады. Берникадәр вакыттан соң бинаның капка төбенә зур автобус килеп туктады. Аны һәр яклап егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары чолгап алды. Мин исә тугъры дустым – кулымдагы телефонымның камера төймәсенә бастым. Түземсезлек белән егетләрнең чыкканын көтә башладык. Менә ишектә зур сумка күтәргән беренче егет күренде, анан тагын берсе, тагын... Җыелган халык аларның исемнәрен кычкыра башлады, һәрберсенә үзенеке кадерле: «Ринас, брат, хорошей службы! Дииима, Серееежа, Ильяяя, Илюша, Кирилл, улыыыым!» Егетләр исә, якыннарына кул болгап, автобуска төялде. Шушы мизгелдә әти-әниләрнең һәм булачак солдатларның күңелендәге хис-тойгыларны тасвирлаучы сүзләр табу кыен... Озаттык...
Кадерле егетләр, сезгә уңышлы хезмәт, ышанычлы дуслар һәм хез­мәттәшләр, гадел, тәҗ­ри­бәле командирлар; ә әти-әниләрегезгә сабыр­лык телим. Бер елдан соң алар ныгып кайткан улларын колач җәеп каршы алсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев