Яшел Үзәннең Осиново авылындагы коточкыч янгында ир-ат зыян күргән
Узган атнада янгын сүндерү хезмәтенә 15 чакыру килгән.
Шуларның 6сы ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.
Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамында, ут белән саксыз кыланудан янгын чыгып, газ баллоны шартлаудан 2 гаражга зыян килгән, әйберләр һәм шулай ук моторлы көймә янган. 69 яшьлек ирнең кул бармаклары, бите пешкән. Аны госпитализацияләгәннәр.
Октябрьскийның Гагарин урамында, якынча фаразлаулар буенча, файдаланылмый торган бинада электр җиһазыннан янгын чыккан. Нәтиҗәдә, 60 квадрат метрлы бина тулысынча янып беткән.
Яшел Үзәннең Южная урамындагы мунчада утның кызган мичтән чыккан булуы бар. 18 квадрат метр мәйданда мунча янган.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев