Яшел Үзәннең «Ледокол» командасы «Ледокол кубогы» - хоккей буенча турнир җиңүчеләре арасында
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Ледокол» командасы «Ледокол кубогы» - хоккей буенча турнир җиңүчеләре арасында

13-15 сентябрьдә 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында «Ледокол кубогы» - хоккей буенча турнир узды.

Әлеге турнирда Яр Чаллы, Казан, Яшел Үзән, Буа, Ульяновск шәһәрләреннән 6 команда катнашты.

Киеренке көрәштә Казаннан «Авиатор» командасы җиңү яулады, икенче урын – Буа районы «Арктика» командасына һәм өченче урын Яшел Үзәннең «Ледокол» командасына бирелде.

Командабызны яхшы нәтиҗә һәм сезонның уңышлы башлануы белән котлыйбыз.


Нет комментариев