Шәһәребезнең Чайковский урамындагы йортында янгын чыккан
15 – 21 июльдә янгын сүндерүчеләр 7 янгын очрагы буенча чакыртылган.
Карамалы Тауның 1нче Тимер Юл урамындагы 16нчы йортның мунчасында янгын төзексез мичтән чыккан. Нәтиҗәдә, мунчаның 20 квадрат метр мәйданына зыян килгән.
Шушы ук бистәнең Гвардейская урамындагы ике фатирлы йортның кеше яшәми торган бер фатирында да янгын чыккан. Шаһитлар сөйләвенчә, биредә еш кына эчкечеләр җыела торган булган. Янгынның билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта 100 квадрат метрга зыян салынган.
Яшел Үзәннең Чайковский урамындагы 37А йортында ут электр җиһазын монтажлаганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән чыккан. Биредә 50 квадрат метр мәйдан зыян күргән.
Уразлы авылының Мостовая урамындагы 23нче йорт мунчасында янгын миченең төзек булмавыннан чыккан. Шул сәбәпле, мунча һәм сарай тулысынча янып беткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев