Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды
Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә ЮНЕСКОның ассоциацияле мәктәпләре һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылар арасында «Үз халкын данлаган татарлар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Икенче этапка узган 157 эш бүген жюри әгъзаларына тәкъдим ителде. Бәйгенең нәкъ менә бөек якташыбыз, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее көнендә узуы да истәлекле. Моннан 15 ел элек гимназиядә “Хәзерге заманның танылган татарлары “ музее ачыла, ә бәйге уздырыла башлаганга – 10 ел. 2025 – юбилейларга бай ел һәм барчабыз өчен дә уңышлы булсын.
Конференция мизгелләре Чулпан Гыйсмәтуллина видеоязмасында. Тулырак «Яшел Үзән» газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев