Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәнлене Телеграм-канал аша төп башына утыртканнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 24 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 15е – шәһәрдә, 9ы районда булган. 10 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 16 урлау, 7 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Садовый бистәсенең Зеленая урамындагы кибеттән, ишек пыяласын ватып кереп, товар урлап чыкканнар. Зыян суммасы ачыклана.

Зур Ключи авылының Стадион урамындагы кибеттән дә, ишек пыяласын ватып кереп, әйберләр урлаганнар. Боларның икесен дә Зур Ключи авылында яшәүче 28 яшьлек ир кылганлыгы ачыкланган.

Васильевода яшәүче 49 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аның югалган банк картасыннан билгесез зат 1006 сум акчасын алган. Моны Яшел Үзәндә яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз кылган.

Билгесез зат 31 яшьлек яшел үзәнленең, өстәмә акча эшләүне тәкъдим итеп, Телеграм-канал аша 443014 сум акчасын урлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев