Яшел үзәнлеләрне гастрофестивальгә чакыралар
Чара 7 сентябрьдә Яшел Үзән районы «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында узачак.
Вакыйганың махсус кунаклары – Мәскәүнең «Театр вкуса».
Иң яхшы уханы бәяләү буенча белгечләр сыйфатында ТР пешекчеләре гильдиясеннән шефлар чыгыш ясаячак, алар мастер-класслар да үткәрәчәк.
Тамашачы-кунаклар бәйгедә катнашучыларның ризыкларын, сервировкаларын һәм киемнәрен «Әзерләнгән уханы оригиналь һәм матур итеп бирү» номинациясендә бәяли алачак. Шулай ук теләге булган һәркем Зөя буенча «Красная горка» фольклор коллективы һәм биш метрлы мәрсин белән бәйрәм йөрешендә катнаша алачак.
Раштуа мәйданында бу көнне Зөя утрау-шәһәрчегендә беренче тапкыр Мәскәүнең «Театр вкуса» чыгыш ясаячак, алар «Фермерские байки» һәм «Семейная пекарня» интерактив спектаклен тәкъдим итәчәк.
ЯҮМР матбугат хезмәте
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев