Яшел үзәнлеләргә җылыту сезонына әзерлек турында сөйләделәр
Шәһәр буенча күп фатирлы йортларга җылылык белән тәэмин итүне 10 котельный башкара.
Яшел Үзән районында барлыгы күп фатирлы 564 йорт бар, шул исәптән 489 йортта үзәк җылыту системасы урнаштырылган. Бүгенге көндә 521 йорт җылылык белән тәэмин ителүгә әзер.
Торак йортларда җылыту системаларын юдырту һәм гидравлик сынау эшләре башкарылды, вентиляция каналлары һәм төтенлекләр тикшерелде. Моннан тыш, районда 1,6 км җылылык челтәре алыштырылды.
Шулай ук социаль-мәдәни көнкүреш объектларының котельныйларында эшләр алып барылды. Көзге-кышкы чорга 94 социаль объекттан 93се әзер, 99% эш башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларда җылылык уртача тәүлек температурасы +8 градустан түбән төшкән һәм 5 тәүлектән дә югары күтәрелмәгән очракта җибәрелә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев