Яшел Үзәнлеләргә мошенникларның шалтыратулары ешайган
Ватсаптан берәү шалтыратып, исемем белән эндәште. Бер ир кеше: «Медицина полисы әзер, сезгә ничек җибәрергә?» – дип сорый.
Почта аша ярыймы дигәч, ризалаштым. Үзем нинди полиска заказ биргән икән соң мин, дип уйлыйм. Аннан, әңгәмәдәшем, телефонга килгән дүрт санлы кодны әйтергә кушты. Шулчак моның мошенник икәнен бик тиз аңлап алдым. Өзми дә куймый, үзенекен такылдый, сүз юк, ышандырырлык итеп сөйли. Ә бит минем урында икенче берәү рәхәтләнеп дәүләт хезмәтләренә керә ала торган теге дүрт санны әйтеп бирер һәм шуннан карталардагы барлык акчалардан җилләр исәр иде. Сез дә сак булыгыз дип шалтыратуым. Алдауның нинди генә юлларын эзләп тапмыйлар бит. Ә теге кешегә: «Сез бит чып-чын мошенник!» – дигәч, телефонын шап итеп сүндереп куйды. Дөрес сүзгә җавап юк, диләрме?!
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев