Яшел Үзәндә ветераннар арасында волейбол буенча турнир узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә ветераннар арасында волейбол буенча турнир узды

Әлеге турнир Урман хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

«Маяк» спорт комплексында биш команда: «Паколь» (Осиново), «Якорь» (ЗПКБ), «Тайфун» (ПФМК), «ПОЗИС» («Серго исемендәге завод») һәм «Динамо» ВК очрашты.

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 –  «Якорь» командасы
2 –  «Паколь» командасы
3 – «Тайфун» командасы

Чират буенча турнир оештыруны шәһәр оешмаларының берсе үз өстенә ала. Быел ярышларда катнгашучылар «Идел буе фанера-мебель комбинаты» АҖ һәм Зеленодольск Волейбол федерациясе башкарма директоры Сергей Леонович Саркисянга рәхмәт белдерде.

Яна Гаврилова
MEDIANA журналистика авторлык мәктәбе


Нет комментариев