Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә узган «Җиңү диктанты» төрле буынны берләштерде

«Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акция – иң яше, әмма күпләр яраткан белем бирү чарасы. 2025 елда ул 25 апрельдә узды. Бу иң масштаблы тарихи акция, чөнки тестны Россиянең барлык төбәкләрендә һәм дөньяның 84 илендә яздылар.

Киң җәмәгатьчелекне Икен­че бөтендөнья сугышы тари­хын өйрәнүгә җәлеп итү, грамота­лылыкны арттыру һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатында үткәрелүче чарада яшел үзән­леләр дә актив катнашты.

«Җиңү диктанты» барыбызны да берләштерә, чөнки анда төрле яшьтәгеләр катнаша. Татарстан Республикасында гына да 340 мәйданчыкта диктант яздылар. Яшел Үзән муниципаль районында 14 урында – 12 мәктәптә, «Порт» яшьләр үзәгендә һәм Серго исемендәге завод территориясендә. 15нче мәктәптә исә 81 кеше теркәлде. Монда укучылар да, укытучылар да, махсус хәрби операциядән ялга кайтучы егетләребез дә бар. Район башлыгы Михаил Афанасьев та биредә.

– Диктант җиңел димәс идем – үзем тарих укытучы­сы булганга гына тиз язган­мындыр. Мәктәпне күптән тәмамлаучылар өчен эчтәлеге буенча авыр. Мәктәптә укучылар бу биремнәрне башкарып чыга ала. Чөнки Ватан тарихы мәктәп программасында өстенлекле, – дип сөйли район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.

Диктант – шартлы атама. Тарихи белемнәрне тикшерү форматы 25 сораудан торган тест, аңа 45 минут бирелә. Вакыйгаларның хронологиясен һәм аларның даталарын, мөһим тарихи шәхесләрнең биографияләрендәге деталь­ләрне искә төшерергә кирәк иде. Сорауларны Россия тарихи җәмгыяте эксперт-тарихчылары формалаштыра.

– Әлеге акциядә теләп кат­наштым. Сораулар кызыклы да, уйландыра да. Мәктәп программасын да искә төше­рергә туры килде. Россиянең яңа территорияләре буенча да сораулар бар. Яза алдым дип ышанам. Иң мөһиме – катнашып, үземә ләззәт алдым, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша район башлыгы Михаил Афанасьев.

2024 елда тарихи диктантта 2,5 миллионнан артык кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев