Яшел Үзәндә килене кайнанасының башына сугып үтерә язган
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 879 чакыру килгән.
Шуларның 566сы – шәһәрдән, 313е районнан булган. 475 кеше госпитализацияләнгән: 341е – шәһәрдән, 166сы – районнан.
Медикларны Әйшә авылының Светлая урамына ботына пычак кадалган 31 яшьлек исерек ир янына чакыртканнар. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
Комаров урамындагы барда билгесез кешеләр кыйнаган 33 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Җәрәхәтләнүче травматология бүлегенә китерелгән.
Гоголь урамында килене башына суккан 52 яшьлек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев