Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче ир-ат виртуаль кызга ышанып, аферистлар кармагына эләккән

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 45 яшьлек ир мошенниклык факты буенча мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, аңа социаль челтәр аша билгесез кыз мөрәҗәгать иткән. Күпмедер аралашканнан соң, әңгәмәдәш үзенең каты авырганын һәм аның вакыты аз калганын, шуңа бәйле рәвештә, ул аңа зур суммада акча күчерергә теләвен хәбәр итә.

Әлбәттә инде, шундый кызыктыргыч тәкъдимнән ничек баш тартасың? Ир кеше озак уйлап тормый, ризалаша. Шуннан соң аның белән курьерлар элемтәгә керә башлый.

Ялган курьерлар төрле сылтаулар белән мөрәҗәгать итүчедән 500 мең сумнан артык акча алдап ала. Яшел үзәнле үзенең шәхси һәм кредитка алган акчаларын әйтелгән счетларга күчерү һәм таможня хезмәтләре чыгымнары, посылканы иминиятләштерү өчен бирә. Алыр­га тиешле зур суммалар барысын да каплар дип өметләнә.
Кызганычка, бу ир, вәгъ­дә ителгән акчаны ала алмагач, полициягә хәбәр итәргә мәҗбүр булган.

Моның буенча тикшерү бүлеге РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлешендә каралган билгеләргә нигезләнеп, җинаять эше кузгаткан.

Менә шулай, күрмәгән-белмәгән, колак ишетмәгән кешеләр белән аралашу һәм акча мәсьәләсендә зур планнар кору бервакытта да уңышлы тәмамлана алмый. Сак булырга һәм җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисәргә дигән гыйбарәне истә тотарга кирәк. Кеше алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табып торган аферистларны фаш итү үзебездән тора. Ышанмау­чанлыгыбыз белән булса да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев