Яшел Үзәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды
«ПОРТ» яшьләр үзәге территориясендә чын гаилә бәйрәме узды!
Гаиләләр бирегә тулы составта - әниләре һәм әтиләре, әбиләре һәм бабайлары, абыйлары һәм авыллары белән килгәннәр иде. Бәйрәм ачык концерт программасы белән башланып китте. "БУДЕТ ЧИСТО" экологик хәрәкәте интерактив уеннар белән эко-мәйданчык әзерләгән. Беренчеләр хәрәкәте спорт эстафетасын оештырды. Шулай ук тәмле пылау белән дә сыйландылар.
Бәйрәмнең төп максаты күп балалы гаиләләрне һәм озак еллар бергә тигез гомер итүчеләрне котлау иде. Аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә:
«Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү уңайлы. Без традицион кыйммәтләребезне яклауда нык басып торабыз һәм, һичшиксез, бу мирасны киләчәк буыннар өчен саклап калачакбыз"
Бәйрәм белән! ❤️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев