Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә чыгарылыш кичәләре гөрләде

Быел 11нче сыйныфны 475 укучы тәмамлады. 305е – шәһәрдә, 170е – районда.

Яшел Үзән музыка театрын­да 11нче сыйныфны тәмамлау­чылар өчен традицион чыга­ры­лыш кичәсе гөрләде. Егет - кыз­ларны бәйрәм белән Зе­­­ле­но­­­дольск районы башлыгы урынбасары Эльза Кадникова котлады:

– Имтиханнар артта калды. Безнең район үз рекордын куй­ды – быел Яшел Үзәндә 16 укучы БДИны йөз баллга тап­шырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе 2 фән буенча – химия һәм рус телен­нән 100 балл җыйды! «Укудагы аерым уңышлары өчен» ме­дален алучылар – 92 кеше. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз!


Шулай ук, бу күркәм зал­да Яшел Үзән медицина көл­лия­те студентларының да чыгарылыш кичәсе узды. 216 чыгарылыш студенты һөнәри белем турында диплом алды, шуларның 62се укуын гел «5»легә тәмамлаган! «Дәвалау эше» белгечлеге буенча – 25, «Шәфкать туташы эше» – 158, «Фармация» белгечлеге буенча 33 студент дипломлы булды.
Дипломлы белгечләрне бәйрәм белән Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев котлады:

– Зеленодольск медицина училищесы Татарстан Рес­пуб­ликасында – бай тарихы һәм традицияләре булган иң дәрәҗәле уку йортларының берсе. Биредә көчле педаго­гик состав, белем бирү про­цес­сының даими үсеше, төр­ле дәрәҗәдәге һөнәри конкурс­ларда катнашу бар. Сезнең һәр­берегезне республиканың медицина учреждениеләрендә көтәләр. Бәйрәм белән!

Яшел Үзән механика көл­лия­тен тәмамлаучыларга диплом­нар тапшыру тантанасына ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде.

Бәйрәмгә кадәр Илсур Гәрәе­вич мәгариф учреждениесе бинасында булып, көллият мәйданнарын арттыру, шулай ук аудиторияләрне ремонтлау мәсьәләләре турында фикер алышты. Планда – 4 яңа лабо­ратория, остаханә һәм 450 кешегә кадәр сыйдырышлы актлар залын ремонтлау.  ЗМК студентлары яңа юнәлешләрне актив үзләштерә, аерым ал­ганда, «Серго исемендәге завод» АҖдә практика узалар.

Министрга студентлар төрле детальләрне җыюда һәм әзер­ләүдә осталыкларын гына түгел, иҗади эшләнмәләрен дә күрсәтте.
Быел Яшел Үзән механика көллиятен 208 студент тәмам­лады, 14е гел «5»ле билгеләренә генә.
Чыгарылыш укучыларына һәм студентларына олы тор­мыш юлында бары уңышлар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев