Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә булган янгында 76 яшьлек ир-ат зыян күргән

Янгын Тургенев урамындагы 12нче йортның икенче катындагы фатирларның берсендә була.

Фатирдан төтенне беренче булып күреп алган шаһитлар, килгән ашыгыч медицина ярдәме бригадасының фельдшеры белән бергә, носилка ярдәмендә фатир хуҗасын мөстәкыйль рәвештә эвакуацияли. Гәүдәсенең аскы өлеше 2 дәрәҗә термик пешүләр алган ир-атны (гәүдәнең 30%ы) Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә озаталар.

Янгын нәтиҗәсендә фатирда диван гына янып бетә. ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең якынча мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

Белгечләр сүзләренчә, фатирда янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштырылса, җәрәхәтләрдән качарга мөмкин. Янгынның беренче минутларында бу прибор йокыга талган кешене бик каты тавыш белән уята ала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәр йортта автоном төтен сүндерү хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итә, бигрәк тә анда кече яшьтәге балалар, инвалидлар һәм ялгыз өлкән кешеләр яшәсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев