Яшел Үзәндә балалар корым исе белән агуланган
Яшәеш

Яшел Үзәндә балалар корым исе белән агуланган

18 – 24 майда Яшел Үзән районында янгын сүндерүчеләрне 17 тапкыр чакыртканнар.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 7есе ялган булган. 8 янгын очрагы теркәлгән.

Бакырчы авылының Ленин урамындагы йортның хуҗалык сараенда янгын, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан, дигән якынча нәтиҗә ясалган. Бу очракта сарайның 56 квадрат метр мәйданына зыян килгән.

Яшел Үзәннең 1нче Тимер Юл урамындагы йортта янгынның электр җиһазының төзексезлегеннән чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып беткән. Әлеге фаҗигадә 37 яшьлек ир, 9 һәм 13 яшьлек кызлар зыян күргән. Алар корым исе белән агуланган. Өчесе дә госпитализациядән баш тарткан.

Норлатның Хәйруллин урамында файдаланылмый торган мунчаның, ут чыгып, эчке өлешенең 8 квадрат метрына зыян салынган. Сәбәбе ачыклана.


Нет комментариев